Герб
Муниципальное бюджетное учреждение
Культурно-досуговый центр
муниципального района Дуванский район Республики Башкортостан
Выбрать язык
Телефоны
Адрес
452530, Дуванский район с. Месягутово, ул. Крупская,1

Праздник чак-чака

11 декабря.

Шаулап- гөрләп авылда икенче ел “Чәк-чәк бәйрәме” үтә!!!
Мәдәният йорты эшчәннәре белән Ак калфак”оешмасы кязлары оештырган бу” татлы”бәйрәмгә район кунаклары да килде.
Шулай ук Иске Хәлил авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ямалова Раушания пешереп китергән баллы ризык, чибәр кызларның дэртле биюләре дә бәйрәмгә зур өлеш кертте. ЧӘК- ЧӘК бәйгесенә 10 оста катнашты!🤗🤗🤗
Шулай ук бәйрәмне, хатын кызларның икенче осталыгын күрсәткән, татар тукмач кисү ярышы да тагы да күтәреп җибәрде. 👏👏👏Сәхнәдә
Валиева Гризана, Абдельганиева Фәрзәнә, Сайфуллина Миля, , Оксана Мухамадеева, Нусратуллин Азатның җырлары яңгырады. 💥💥Яшь бию төркеме”Микс” та бик матур заманча биюләрен бүләк итте. 💃💃💃Ә инде “Очкын” күрсәткән скетч бар тамашачыларны рәхәт иттереп көлдерде. 😅😅 Пешеренүчеләргә, концертта катнашканнарга җюри авыл җирлеге исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Конкурслар да җиңүчеләр тәмлекәчләр белән бүләкләнде!

Бәйрәмне оештыручыларга, алып баручыларга, музыка белән ярдәм күрсәткән Резяпова Ильзирага🌷 концертка катнашучыларга ЗУР РӘХМӘТ, аеруча 4 – 5 төрдән татар ашлары китергән Гайсина Мәүлидә🌷, Абдельганиева Фарзәнә🌷, Сайфуллина Милә 🌷ханымнар без сезнең белән горурланабыз!! 🔥🔥🔥
Бу четерекле дөньяда бергә, бердәм яшәп,аек авыл статусын да бергәләп яклый алсак көн-күрешләребез тагы да матураеп алга китәр дип ышанасы килә!!! 🤗🤗🤗