Уличное новогоднее мероприятие
2 января.
Хуш Иске Ел! Син китәсең,
Йорәкләргә салып үзеңне.
Ну сынадың, тик сынмадык,
Безнең халык үтә түземле.
Түрдән узчы Яңа Елым!
Төкле аягың белән.
Шул вирусны Кыш Бабаем,
Кыйна таягың белән.
Синдә өмет Яңа Елым,
Бәхетле булсын кешелек!
Тынычлык, тазалык, шатлык
Ак карлардай яусын ишелеп.
Шаулап гөрләп үтте Яңа Елыбыз, бәйрәмгә дәррәү килгәнегез, уеннарда катнашып бәйрәмнең бизәкләре булганыгыз өчен, рәхмәт сезгә авылдашларым. Бәйрәмебез истәлеккә фотолар һәм видеоларда калды
Бәйрәм кичен бизәүче Эльвир Ягудинга, Ильзира Резяповага, Саматова Людмилага, Альбина Сайфуллинага мәдәният эшчеләре һәм тамашачылар исеменнән олы Рәхмәт!!!