Герб
Муниципальное бюджетное учреждение
Культурно-досуговый центр
муниципального района Дуванский район Республики Башкортостан
Выбрать язык
Телефоны
Адрес
452530, Дуванский район с. Месягутово, ул. Крупская,1

Праздник улиц

7 января.

Кышкы каникуллар дәвам итә…🌟🌟🌟🌟🌟🌟
Бүген “Фәттәх” һәм” Яңа” урамнары”Кышкы Сабантуе” бәйрәменә чыкты, әйтерсең бу бәйрәмне генә көтеп торган кебек көне дә җылы, җилсез “килегез бәйрәмгә” дигән төсле иде!🎉🎄🎉🎄🎉
Ин беренче чыршы кырына 3 гаилә конкурс итеп кар бабайларын эшләп ярышты, ә аннары, аннары китте… ул капчыкта сикерү, сыңар чаңгы белән йөгерү, чаналар белән ярышу, аркан тарту, ераклыкка пима ташлау, мини футбол уйнау….🎐⛹‍♂🏃‍♂⛷ Ә иң мөхиме бу уеннарда балалардан башлап олылар – барсыда катнашты!🔥🔥🔥🔥
Кыш бабай белән Карсылу бәйрәмгә тагы бер күркәмлек өстәде, шигырь, җырларга, биюгә күчтәнәчләр таратылды. 💥💥💥Бәйрәмдә хакимият башлыгы Ира Аданис кызы тырыш, дус урамга үзенең котлауларын җиткерсә, округ депутаты Ирина Мирсаева яңа йортларга күчкән яшьләргә Ягудиннар,Хайретдиновлар, Гильмановларга истәлекле бүләкләр тапшырды. 🔥🔥Кызу уеннардан соң , тәмлекәчләр белән кайнар самовар чәе аеруча тәмле тоелды. Ике сәгәт вакыт сизелми үтте дә китте..
Бар катнашучылар, конкурсантларда бәйрәмдә бүләкләр алды, һәм моның өчен, спонсорыбыз МАРАТ ЗАЛЯЕВКА урамдашлардан зур РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!!! ❤❤❤❤❤🌷🌷🌷🌷🌷❄❄
Моңаеп калган чыршы🎄 төбендә Гайсиннар, Гарифьяновалар, Нусратуллиннарның кар бабайлары гына халыкларның матур дуслыгына куанып, озатып калды…🎅🤶
Матур бәйрәмнән фоторәсемнәр һәм видеоязмалар тәкъдим итәбез🤗🌟🌟🌟🌟