Праздник Науруз
26 марта
Яз җитү белән табигать кенә уянмый, безнең күңел гөлләребез дә чәчәк ата, ә йөрәкләр шатлык, изгелек белән тула, кәефләр күтәрелә, аралашасы, җылы, назлы сүзләр ишетәсе килә – күңелләребездә яз урын ала. Менә шушы назлы язның матурлыгын арттырып, бүген Дуван районы Өлкенде авылында “Нәүрүз-яз каршылау” дип исемләнгән күркәм чара узды.🔥🔥🔥🔥
Бу чарада төрле уеннар, конкурслар белән уралып концерт номерлары, кояш, нәүрүз, песи, Убырлы, кара карга, һәм Кыш бабай персонажлары балалар, олылар белән әүдем ял итте.
Җыр – моңга үрелеп шашлык, самавыр исләре, төрлесеннән тәмлекәйләр
бәйрәмне үзенчә бизәде! 🥟🥮🍰🍪🎂🍵
Бәйрәм соңында бар катнашучылар , балалар пылау, күчтәнәчләр белән сыйланса, “Кыстыбый” фестка пешеренеп килүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булды!!! 💥💥💥💥