Встреча с детьми войны. Беседа о ВОВ
7 мая
Түгәрәк өстәл артында СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ…
Без – сугыш елы балалары,
Ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп,
Күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим – мөмкин түгел,
Яралары калган йөрәктә.
Әл дә булса минем үткәннәрем
Төшләремә кереп йөдәтә.
Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмадылар алар. Фронтка китәргә яшьләре җитмәде, сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет -хыялларын 0№җҗ китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай – һай нык татыдылар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылдылар, ятимлек ачысын да белделәр, ач үлем белән күзгә-күз очраштылар….