Герб
Муниципальное бюджетное учреждение
Культурно-досуговый центр
муниципального района Дуванский район Республики Башкортостан
Выбрать язык
Телефоны
Адрес
452530, Дуванский район с. Месягутово, ул. Крупская,1

Осенние поделки

8 октября

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы  бураннары, яз – тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Борын заманнарда бер авыл агаенна
– Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:

– Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге матурлык” бәйрәменә җыйналды.
Һәр бәйрәмдә җиңүчеләр була, бүген дә иң матур эшләнгән эш Ягудин Рузилнеке булса, табышмак, викториналарда, уеннарда Шафикова Анжелика, Давлетова Ленара, Кабирова Вероника, Рамазанов Саид үзләренең сәләтләрен күрсәтте!!!