Герб
Муниципальное бюджетное учреждение
Культурно-досуговый центр
муниципального района Дуванский район Республики Башкортостан
Выбрать язык
Телефоны
Адрес
452530, Дуванский район с. Месягутово, ул. Крупская,1

Өлкенде мәдәният йорында I нче мөнәҗәт мөнәҗәт бәйрәме узды

27 октября

Бүген Өлкенде мәдәният йорында I нче мөнәҗәт мөнәҗәт бәйрәме узды.!!! Монда Мәчетле районыннан “Ләмәзтамак”авылы, күрше Каракүл,Арый авыллары катнашты.Беренче тапкыр мондый чара әлбиттә зур каршылыкларга очрасада ,бик фәһемле үтте.Бәйрәмгә килгән мәктәп балалары тып- тын булып тыңлап утыруы да бик зур куаныч булды!
Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бу жанр — бәет һәм мөнәҗәтләр. Бу икесе бер-берсенә көйләү рәвешендә якын торсалар да, аерым әсәрләр. Эчтәлекләре ягыннан янәшә яшиләр, ягъни икесе дә «кайгы-хәсрәт» әсәре дип йөртелә. Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә» диеп тәрҗемә ителә, шул мәгънәдә йөри.. Заманалар үзгәргән саен мөнәҗәтләр дә үсештә яшәгән, тарихы эволюция дәвам итеп торган. Үзгәртеп кору чорына кереп яши башлагач без, шактый гына күп сәнгатькарьләр, совет чорында тулаем тыелып килеп, киң аудиторияләрдә бөтенләй ишетелмәгән әлеге мөнәҗәтләргә кабаттан җан өреп, аларны өйрәнеп, әкрен-әкрен сәхнәләргә алып чыга башладык. Төрле темаларга багышланган, төрле эчтәлектәге мөнәҗәтләр дөнья күрә башлады. Күбрәк инде ислам диненең рәнҗетелүе, дин әһелләренең кагылу-сугылуы, халыкның рух пакьлеген югалта баруына — динсезлек сәбәпкә ишарәләр. Әти-әнигә мөнәсәбәт һәм башка темалардагы мөнәҗәтләр яшәргә хаклы була башлады. Хәтта берничә ел рәттән мөнәҗәт кичәләре, бәраәт кичәләре уздырылды. Профессионал җырчылар эфир-экраннарда мөнәҗәт әйтә башладылар. Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Гөлзадә, Зөһрә Сәхәбиева, Флера Сөләйманова кебек күренекле шәхесләребез үз репертуарларына халкыбызның шушы югалып торган җәүһәрен яңадан кертеп тыңлаучы хөкеменә тәкъдим иттеләр. Ни гаҗәп, халык моны күтәреп алды һәм бик яратып тыңлады. «Мөнәҗәт» сүзе халык (хәтта хәзерге буын балаларда да) канында, җанында ниндидер бер тылсымлы хикмәт булып, изгелек орлыгы булып яшәп, буыннардан-буыннарга күчеп килә. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем—
«Менә шундый заман җитәр». Бусы да кисәтү, алдан күрү, хаталанмауга өндәү һәм гөнаһлы булып яшәүдән куркырга кирәклеге хакында. «Зәкать бурыч булып калыр Менә шундый заман җитәр… Маллы кеше саран булыр Менә шундый заман җитәр…» Ана һәм бала мөнәсәбәте турында. Халык, әйтәсе килгән сүзен, җиткерәсе үпкәсен бик гади һәм үтемле итеп аңлата. «Ана үпкәсе» дигән мөнәҗәтемдә эчтәлек болайрак. Текст зур булу сәбәпле, барысын да тезеп язмыйм, кыскача гына әйтергә тырышам. Язын җиргә бер бәрәңге күмәбез, көзләрен күп итеп уңыш, ягъни яңа яшь бәрәңгеләрне җыеп алабыз. Ә әлеге яшь үсентеләрне биргән ана бәрәңге кирәкмәс булып җирдә ятып-аунап туфрак булырга кала. Ана: «Балам, менә мин шул ташландык, кирәкмәс бәрәңге хәлендә хәзер», — дип баласына үпкәсен белдерә. Нәтиҗә ясарга исә — балага һәм… дөнья кешеләренә. Туган илне? — дип искән җилдән сорый. «Кай илләрдән килеп кундың, безнең илдән түгелме? Аларның хәлләрен сөйләп, юат минем күңелемне, — дип кошларга эндәшә. Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Безнең имгәнгән җаныбызга, рухыбызга мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас, иншаллаһ