“Әнкәем кадерлем”
18 ноября
Бүген Өлкенде мәдәният йорты “Әнкәем кадерлем” исемле кичәгә кунаклар чакырды,, 🎉🎉биредә Сайфуллина Миля – Тимур, Гайсина Мәүлидә – Айсылу, Фархиуллина Зария-Эмилия,Садыкова Флюра-Лера@@ Муфлихунова Эльвира-Ирида оныклары белән үзләренең🔥🔥🔥
һөнәрләрен күрсәтеп, төрле ярышларда, бәйгеләр дә катнашты. Балалар якыннарына тиз генә бик үзенчәлекле открыткалары эшләгәндә әнкәйләре”Кояшкай” биюче💃💃 кызларының биюен карады, бишек җырлары җырлады, иң интеллектуаль сорауларга җавап эзләде, Бим һәм Бом🎎 әйтә башлаган ана турындагы мәкальләрне тәмамлап куйды. Кичәдә “сүзсез сәхнә ярдәмендә” яңа “театраллар”,🧛♂🧛♀ “дизайнерлар” 👸табылды. Уен – көлке белән барган бәйрәмнең азагы күчтәнәч🧀🥞🍖 тәмлекәйләр белән чәй табыны белән тәмамланды🤗Чакырылган бар кунакларга бик зур рәхмәт, балаларны үзегез белән өйрәтеп йөрү үзе зур тәрбия бит ул! 🌹🎈🌹🎈🌷🎈